Среда, 26.06.2019, 07:28Приветствую Вас Гость | RSS
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение основная общеобразовательная школа с.Мендяново
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

История с.Мендяново


Масһар бабай язмалары Кереш сүз.

        Бу тарихи белешмәне язудан элек, берничә сүз әйтим: бу көннән 30 ел элек, ягъни колхозлашу елларында, бу авыл тарихы язылган иде. Моны язганда мин, әлбәттә, бәйләнешле хәлләрне тарихи вакыйгаларны үз эченә алган иске кулъязмаларны – документларны карадым, ләкин таба алмадым. Тик җиде бабайның берсе булган Султанның улы Гыйлмадин бабайның кечкенә кулъязмасын файдаландым. Ниһаять, карт буын кешеләренә мөрәҗәгать иттем. Алар миңа авыл турындагы кайбер иске язмаларның, документларның соңгы елларда булган ут-казалар вакытында янып һәм башкача югалып беткәннәрен сөйләделәр. Мәсәлән, безнең авылның тәүге кешесе булган Мәндән бабайның башкорт Сәетгуҗа бабай белән җир сатып алу хакында язышкан договор кәгазьләре булган. Шул договор кәгазьләре Дим буе Чебенле авылының башкорт атаманы Вәли Туганов кулында сакланып, шунда югалып калган. Шулай итеп тарихи язмаларны таба алмагач, "җанлы тарихка” – картларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым. Алда язылган тарихи белешмәләрнең күбесе карт буын кешеләреннән сорашып һәм ишетеп, белеп, шуларга үз фикерләремне һәм төшенчәләремне өстәп яздым. Яшь туганнар! Сезгә билгеле булуынча моны язганда хәзерге көндә чирек гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Ул вакытта әле безнең әдәбиятыбыз гыйльми вә фәнни яктан эшкәртелмәгән, әдәбиятыбызга, китапларыбызга чит телләр – гарәп, фарсы сүзләре кереп урнашкан, үз ана телебез онытылып, югалып бетү хәленә килгән иде. Тик революциядән соң гына тел-әдәбият өлкәсендәге галимнәребез, телебезне нигезле рәвештә, тәртип вә әдәби калыпка салып, тел вә әдәбиятыбызны үстерү, баету һәм башка халыкларның әдәбият мәйданы янәшәсенә кую юлында зур хезмәтләр күрсәттеләр. Шунлыктан минем язу стилем-формам шул вакыттагы ягъни шул чордагы тел белән язылды. Моңа өстәп шуны әйтим: мин язу-сызу эше белән, шул исәптән, гыйльми эш белән шөгельләнеп яшәмәдем. Яшьтән үк игенчелек эше белән, шулай ук колхоз оештырылуының тәүге елында ук колхозга кереп, игенчелек эшенә керештем. Шулай булгач, кирәк тел һәм әдәбият, кирәк тарихи эчтәлеге ягыннан хаталар, ялгыш фикерләүләр булса, тәнкыйть итеп төзәтеп куярсыз һәм өлкән буын кешесе хакына мине кичерерсез дип ышанам.  

I

Мәндән авылы кайчан төзелгән? Көньяктан төрле-төрле хуш исле чәчкәләр, бөдрә таллар, озын зифа тирәк агачлары арасыннан талгын гына челтерәп аккан Дим елгасыннан 10 чакрым еракта урнашкан ул минем авылым. Төньяктан Башкортстан республикасы аша үтүче Себер тимер юлына урнашкан Союз күләмендәге курортлардан, төрле авырулардан кымыз эчемлеге белән дәвалый орган "Шафран” санаториясеннән 6 чакрым, матур, ямьле яшел урманлык белән уратып алынган ул минем авылым Мәндән. 1707 нче еллар тирәсендә Мәндән авылы утраклаша башлаган. Иң элек бу урынга Ока буеннан, икенче бер хәбәргә караганда Бөре кантоныннан җиде бабай килеп, башкорт Сәетхуҗа бабайдан җир сатып алып утырганнар. Хәзерге көндә 10 чакрым ераклыктагы Дим елгасы буенда Балгаҗы авылы бар. Бу авыл Балгаҗы исемле башкорт бабаеның исеме белән аталып калган. Бу Сәетхуҗа Балгаҗы бабаеның атасы була. Авыл тирәсендә бер тау әле дә "Сәет тавы” дип йөртелә. Бабайларның җирне ни рәвештә, нинди бәягә сатып алулары турында язышкан кәгазьләре булса да, ул кәгазьләр Чебенле авылы Тугановлар кулында йөреп югалган. Җиде бабай шулар: Хәмит, Шәфи, Мәҗит, Хисаметдин (болар дүртәү бертуган булалар), Мәндән (авыл шул бабай исеме белән аталган), Султан, Яппар. Мәндән авылы 1707 нче елда, җиде бабай килеп утырганнан соң барлыкка килгән. Шулай булгач авылның барлыкка килүенә ике йөз илле биш ел үтеп киткән. Җиде бабайның берсе булган Султан бабайның улының улы Гыйльмадин писарь язып калдырган кечкенә язмасына караганда, Мәндән аавылы1750 нче еллар тирәсендә утырган һәм тәүге килеп утыручылар шулар: Мәндән уллары: Вәлишә, Хурамша, Сәйфелмөлек, Хәким; Султан уллары: Акса, Шәмсетдин, Зәйнетдин, Шәмгун; Максуд уллары: Хәмит, Мәҗит, Шафигулла, Хисаметдин; Мөрсәлим уллары: Юмагул, Вәлишә; Юмагул уллары: Абдулгаффәр, Нигъмәтулла; Габделсаләм уллары: Габделваһат, Габделнасыйр, Мәҗит: Шәрифкул уллары: Салих, аның улы Султанбәк (Болары Никифарда яшәгәннәр). Яппар (үткәндәге җиденче бабай булса кирәк) соңыннан килгән. Аның уллары: Габделлатиф, Габделхәбир, Габделрафик; Габделнасыйр, Әфләтун. Соңыннан Гомәр бабай да килгән. Аның уллары: Шәйхи, Гайни. Султан бабайга ияреп килгән Мустафа баабй уллары Габбас, Рәхимкол, Әбүзәр, Гаделгазиз. Мәндән бабайга ияреп килгән Тимербулат уллары: Баймөхәммәт, Габделханнан, аның улы Шәриф. Мәндәнгә ияреп килгән Усман улы Гомәр, аның улы Биктимер. Шул вакыттагы закон буенча авыл төзү өчен иң кимендә 12 кеше булу шарт булган. Шул шартны җиренә җиткерү өчен Биктимер бабай Идел буе Йомран авылыннан 4 хуҗалык алып килгән. Димәк хәзер 12 хуҗалык булган. Мәндәнгә ияреп тагын Кәлимулла бабай килгән. Аның уллары: Рәхмәтулла, аның уллары: Нәбиулла, Ратиятулла, Ашарафулла, Вәлиәхмәт. Тагын күчеп килгән Тәрҗимә уллары: Хәсән, Хөсәен, Хәнәфия, Шәфикъ, Латиф. Боларның кайсылары Себергә киткән, кайсылары үлгән. Хәзерге көндә боларның нәселләре, балалары мәгълүм түгел. Гыйльмади Султанов бабайның язмалары шунда бетә. Бу соңгы язмага караганда бабайларның монда килеп утыруларына ике йөз елдан артыграк вакыт үтеп киткән була. Бабайларның бу күчеп йөрүләре крепостное право вакытында булуы аңлашыла. Шул крепостнойлыктан йөдәп, аулак җирләргә күчеп килеп утырганнар булса кирәк. Чөнки ул вакытта Дим буенда камышлык, үлән, әрәмәлекләр бик шәп булган. Дим сыртлары, таулар куе калын урманнар белән капланган булган. Башкорт халкы күчмә хәлендә яшәп, сирәк-сирәк кенә авыллары булган. Шул сәбәпле урманнарда аю, бүре күп булган. Бабайлар менә шул бер яктан куркынычлы булып, кеше кулы тимәгән тын яткан яланга килеп утырганнар. Феодализм изүе аркасында килеп чыккан төрле яулар – крестян чуалышларында чыккан батыр йөрәкле төрле бабайларыбызны Дим сәхрәсенең камышлыклары, урманнар, монда оялаган вәхши җәнлекләр куркытмаган. Бу тирәләрдә 1705 нче елларда Алдар, Күчеш, Карасакал, Типтәр, Батырша чуалышлары булган. Бу вакытта Россиядә империализм дәвере башланып, хөкүмәт башында Петр I патша булып торган. Петр I төрле милләт халкының үзара кырылыш-таралышларын файдаланган. Бу чорда башкортлар Мәскәү князьлеге кул астында торалар, ясак түлиләр, солдат хезмәтен үтиләр. Күп тә үтми башкорт җирләренә рус халкы күчерелә башлый. Менә шул авырлыкларны ташлап, безнең Мәндән бабайлар Кама, Ока буйларын ташлап Дим елгасы буена килеп урнашканнар. Башкортлар борын заманнан ук мал асрап көн иткәннәр. Бу тирәләр үләнгә мул булган. Башкортлар шул үләнле җирләрдә күчеп йөргәннәр, урманнар, тау-таш арасына кермәгәннәр, керсәләр дә сунарга була һәм бал алыр өчен генә кергәннәр (ул вакытта кортлар агач куышында оя ясап, шунда бал җыйганнар). Бу вакытта агачның кадере булмый. Шул вакытта Дим елгасының сырт, таулыклары рус, чуваш, татар халкы кулында булуы исбат ителә. Башта Дим буе зур юллар өстендә булмый. Дүрт юл (Казан юлы, Себер юлы, Уса юлы, Нугай юлы) дип аталган юллардан бер читтә булып, анда яшәгән халыклар рәхәт вә тыныч көн күргәннәр. 1720-1750 нче елларда Петр I кушуы буенча монда төрле милләт халыклары күчеп утыра. Рус тимерчесе Никифор бабай тимерлек корып, хәзерге Никифар авылына нигез сала. Чуваш тимерчесе Василий хәзерге Иске Васильевка авылына нигез сала. Башкорт Алдар бабай Дим буендагы хәзерге Алдар авылын төзи. Игенче татар бабае Мәндән авылына нигез сала. Соңгы чуалышлар вакытында башкортларның хуҗалыклары таркала, киң яланнар бушап кала. Башкорт ырулары төрле өлкәләргә тарала. Хәзерге көндә башкорт нәселләренең төрле урында очравының хикмәте шулдыр. Шул вакыйгалардан соң буш җирләргә татар, рус, чуваш һөнәрчеләре һәм игенчеләре кереп тула. Башкортлар җирләрен юк бәяләргә саталар. Бабайлар сөйләвенчә ун дисәтинә җирнең хакы бер тиен була. Авылыбыздан көньякта урнашкан Самодровка авылының җирен руслар Алдар авылыннан дисәтинәсен унсигез тиенгә сатып алганнар. Күрше Слак авылы җирен Бакый исемле мишәр Идрис исемле башкорттан бер сыер тиресенә сатып алган (Слакның көньяктагы Бакый тавы шул Бакый исеме белән аталган). Картлар сөйләвенчә Идрис авылының (хәзерге Чуракай авыллары) җире хәзәерге Бишбүләк районындагы "Кылтүбә” дигән сыртка кадәр сузылган булган. Болар барысы да ул вакытта җирнең бәясе булмаганлыгын күрсәтәләр. Ә башкорт халкына бу тиклем җир кайчан бирелгән соң? Тарихта күренүенчә 1812 нче елдагы Ватан сугышындагы Наполеон гаскәрләрен Мәскәүдән куып чыгарган вакытта башорт халыклары зур батырлыклар күрсәткәннәр. Шуның өчен Александр патша башкортларга меңәрләгән миллион дисәтинә җирләр биргән. Боярларга князлек, татар-нугайларга дворянлык исеме биргән булган. Шулай ук сугышта җитәкчелек иткән, батырлык күрсәткән рус генералларына җир бүләк ителгән. Моңа мисал итеп шуны күрсәтергә мөмкин: Бәләбәй районында аракы заводын бояр Кутузов (Котозо дип йөрткәннәр) төзеткән һәм аның мең дисәтинә җире булган. Күренекле полководец Кутузов шул завод хуҗасымы, яки аның берәр нәселе – бу кадәресен ачыклап булмады. Мәндән бабай Димнең бер сыртына "Мәнәкмән” дигән бәләкәй генә елга буена килеп утырган. Тәү башта бабайлар Никифар янындагы Карамалы елгасы башкорт Алдар авылы җирендә тугайда (бу җирне башкортлар әле дә "Мишәр тугае” дип йөртәләр) утырганнар. Василий авылы зурайганнан соң авыл аша җир биләү уңайсыз табылып, ә Слак авылы халкы урманны кисеп бетә диеп, хәзерге урынга килеп утырганнар. Бу хәл Слак авылының Мәндәннән элегрәк утыруын күрсәтә. Бабайлар Слак һәм Түбән Әврез авылының утыруларына 200 елдан артыграк вакыт үтүен сөйлиләр. Бүгенге көндә Мәндән авылында күпме җир, йорт, җан хисап булса, болар барысы да шул җиде-сигез бабайдан таралган нәсел ырулар. Һәрхәлдә Дим янындагы бер Мәндән авылы гына түгел, башка авылларның да бу иркен, үләнле шул далага, агачлы таулар тезмәсе буена килеп утырак тормыш башлаулары шушы ук XVII гасыр башларында һәм урталарында булуы беленгәндер.  

II

Бабайларның кәсеп һәм һөнәрләре. Хәмит бабай балта остасы һәм игенче булган. Бүгенге көндә дә Хәмит бабайның балаларының балалары күбесе балта остасы, йорт төзүче, хуҗалык кораллары эшчеләредер. Мәҗит бабай тарак ясаучы булган. Солтан бабай укымышлы һәм контора урынбасары булган. Мәндән бабай улы Сәйфелмөлек старшина булып, "Сәпәләй старшина” дип йөрткәннәр. Сәпәләй старшинаның улы Хисматулла, моның улы Габдулла (безнең заманда исән булып "чатан Габдулла” дип йөртәләр иде). Габдулла бабай тимерче булып авылда вак-төяк эшләрне эшләп бөтен гомерен тимерлектә үткәргән, борынгы хәлләрне белүче бер карт иде. Бу тарихны язганда бу бабайдан файдаланып кайбер борынгы хәлләрне тикшереп язарга туры килде. Хәзер Мәндән авылында иң күп нәсел-ыруы таралган кешеләр: Хәмит нәселе, аннан кала Золкарнәй нәселе (сигез бабайдан Шәрипкол улы) булып, халык телендә бу ике нәселне "Хәмит җыены”, "Золкарнәй җыены” дип йөртәләр. Болар игенче булып арыш икмәген ныграк ашаганнар, шунлыктан физик яктан таза, эре гәүдәлеләр, аң-белем ягыннан да алгы сафта булып, бу көндә оныклары җәмәгать эшләрендә, совет аппаратларында актив катнашып хезмәт итәләр. Болардан кала "чирмеш җыены”, "мулла җыены” дигән ике нәсел бар. Хәзерге көндә боларның җыеныннан килгән кешеләрдән кемнәр барлыгы ачык беленмәде, тик бу көндә исән булган Нигъмәтбай ага Ситдиков: "Без мулла җыены нәселе”, – дип сөйләде. Кайберәүләр "Чирмеш җыены”, "Али (Гали) бабай” нәселләре дип сөйләделәр. Тарих ул ике яклы. Тормышның яхшы ягын да, яман ягын да күрсәтә. Авылдан тагын "Бәшир җыены” дип йөртелгән бер нәсел бар. Бу Габделбәшир бабай, моның улы Әхмәтгәһим, моның улы Садрислам, аның улы Горбәдрислам, Миңлегали. Бу ике кеше турында алда мәгълүматлар булыр.

 III

Җиде бабадан элекке һәм соңгы хәлләр. Хәзерге Башкортостан өлкәсе (республикасы) гомумән Урал-Идел (Волга) арасында бик борынгы заманнарда Казан, Калмык, Фин, Төркмән халыклары яшәгән. Ул вакытларда хәзерге шикелле урманнар, агачлыклар булмаган, бәлки кола ялан, сахра булган. Тарихта моны "Кыпчак сахрасы” дип атаганнар. Соңыннан зур диңгезләрнең тәэсире белән вак елгалар, күлләр, алар тирәсендә агачлыклар, камышлыклар үсә башлаган. Баягы Казан, Кыргызлар, Калмыклар Урал, Җаек буйларына, Төрекмәннәр Төркстан (Азия) җиренә күчеп киткәннр. Төркмән халкы турында Минияр бабай Янбирдин шундый мифология сөйләде. Имештер, башкортлар ауга чыгып йөргәндә бер яшь бала табып үтерергә теләгән, бала телгә килеп "Төркмән-төркмән” дип кычкырган. Шуннан соң башкортлар баланы үтерми, алып кайтып тәрбияләп үстергәннәр. Төркмән ыруы шуннан таралган була. Хәзерге көндә шул Төркмән ыруы башкортлар арасында, бигрәк тә Дим буе Каен Сәпәш авылларында бар икән. Мәндән авылы Мәнәкмән исемле бәләкәй генә елга буена утырганлыгын без югарыда белдек. Бу елгага тагын да Чит елга, Урта елга, Әптрәзәк елгалары кушылып барып Алдар дигән башкорт авылы янында Дим суына коя. Элек бу урыннар эре урманлык, агачлык булып без бәләкәй чакларда авыл кырында юан-юан юкә, каен агачлары бар иде. Әткәбез, мәрхүм "Каршы урман” елгасы буенда бәләкәй чакларда әрдәнә кистек дип сөйли иде. Хәзерге көндә дә авыл урманнар белән капланган дисәк тә дөрес булыр. Көньягында "Каршы урман”, "Аю төбәге” дип йөртелгән, имән, каен, юкәдән торган урманлыклар бар. Борынгы заманда аю-бүреләр оясы булганлыктан моны "Аю төбәге” дип атаганнар. Хәзер дә, аюлар булмаса да бүреләр яши. Мизгел-мизгел бүреләр мал көтүенә көпә-көнде һөҗүм итеп, авылның мал хуҗалыгына шактый зыян китерәләр. Хәзер дә авыл кырындагы куаклыкны "Бүре куаклыгы” дип йөртәләр. Көнчыгыш ягында "Имәнлек өзек” дигән эре урманнар бар. Бу урманнар "госпунт” урманы саналалар. Соңгы унынчы "ревиз”, яъни, җир душага ирләр җанына гына биләнеп, хатын-кызларга җир тимәгән. Бу вакытта авылның сөренте җире 500 дисәтинә, таптау көтүлекләр 200 дисәтинә, урманлы җир 700 дисәтинә булган. Шул "ревиз” чорында "госпунт” белән душовой җирләрне хисапка алырга хөкүмәт тарафыннан землемерлар чыгарылган. Мәндән җирен хисапка алып үлчәргә килгән землемер авыл старостасыннан хак һәм ат (айгыр) сораган. Староста хак та, ат та бирмәгән. Землемер ачуланып авыл кырыннан 200 дисәтинә җирне кожунной җиргә хөкүмәт хисабына ярып гранн баганасы утыртып калдырган. Бу вакыйга 1861 елгы крепостной хокукны бетерү чорында булса кирәк. Чөнки бу чорда патша хөкүмәте крестьяннарның бик күп җирләрен кисеп алып, боярларга, монастырьларга, чиркәүләргә өләшеп биргән. Мәсәлән, "Яңа бүләк” артындагы (хәзерге Таганай бүләге буендагы җирләр) 100 дисәтинә чамасы җирне, революциягә чаклы, Шафран чиркәү побы биләп килде. Бу киселгән җирләргә ел саен арендага акча түләп иген чәчелә иде. Шунлыктан ул вакытта авылда җир аталып, "кожунной” җир 60 уток, душовой җирләр 1 дисәтинә 80 уток хисапланып, йорт башына бүлеп йөртелә иде (ә башкортларда дисәтинә 100-150 уток булган). 1917 елгы революциядән соң бу кожунной җирләр дә душовой җирләр рәтенә кереп арендага акча түләү бетте. Хәзер авыл кырындагы урманнарны делянкалап сирәкләтеп утынга, төзелешкә кисә башладылар. Урманны саклау, игеннәрне саклау, үстерү ягыннан, шулай ук сәламәтлекне саклау ягыннан файдалы, әһәмиятле вакыйгалар мәгълүмдер. Моңа бер мисал китерик: 1921 елның җәендә Идел, Урал өлкәсендә холера, ваба эпидемиясе таралып, күрше Слак, Түбән Әврез авылларында кеше үлә башлады. Тирә-як авылларда холера чире белән кешеләр күпләп үлгәндә, Мәндән авылында үлгән кеше аз булды. Менә бу хәл урман агачларының йогышлы авырулардан да бер ышык – крепость булуына факт булса кирәк. Авылның төньяклары "Давыл төбәк” Югары Әврез карамагында булып, "Яңа бүләк”, "Биктимер бүләге” төп Мәндән авылында булып государственный санала. Көнбатыш ягында вак-вак куаклар, сирәк кенә акланнар бар. Болар "Мәсъгүт бүләге”, "Хәмит куагы”, "Зирекле бүләк” дип йөртелгән бүлек-бүлек урманнар. Җиде баба үзләренә аерып җир участогы бүлеп алганнар булса кирәк, шунлыктан "Биктимер бүләге”, "Хәмит куагы”, "Мәсъгүт бүләге” дип йөртелгәннәр. "Зирекле бүләк”, "Каршы урманнар” душовой урман саналып, халык һәр елны йорт башына бүлеп, утынга кисәләр иде. 1927 елда землемер боларны хисапка алып, 200 дисәтинә үлчәү үткәреп, квартираларга бүлде. Болар "личное значение” аталып ел саен 8 дисәтинә авыл халкына кисеп файдаланырга билгеләнде. Шул ук якта "Зәвәк” дигән бик матур елга бар. Шуның буенда "тарлау”, "Сары камыш” басулары булып, бу "тарлау” сүзе борынгы бабаларыбыздан калган булса кирәк. Борынгы халыклар игенчегә (таракчыга), иген, ашлык басуларына "тарлау” дигәннәр. Шунда ук "Буын кул” дигән (сырт) калку биек урын бар. Үткен күзле кешеләр сырттан тирә-яктагы авылларны күрәләр. Авылның көнчыгышында 30 км ераклыктагы "Җәйнә күл” авылы шул сырттан күренә. Авыл эргәсендә биек таулар юк. Тик көнчыгыш ягында "Имәнлек тавы”, "Магази тавы” атлы түбәләр генә бар. "Имәнлек тавы” яклап "Шәкәр” дигән бер инеш агып, авылга кергәч вак чишмәләргә әйләнә. Авыл халкы шул чишмәләрдән туена. Байтак кешенең йорт коелары булып, маллар, эчү һәм юыну өчен шул коелардан файдаланалар. "Магази” тавы янында элек иген запасы асырар өчен салынган озын-озын өч бина – амбар бар иде. Боларны халык телендә "магази” дип йөртәләр, шуның өчен бу тәбәнәк тау "Магази” тавы дип аталган. Бу магазиләрдә иген запасы сакланган. Һәр елны, көз көне игенне җыйгач, авыл халкы тарафыннан сход җыеп, шул сходта һәрбер йортка 10 ребиз җан буенча, 1 поттан 10 потка кадәре иген салымы (хәзерге үзара салым формасында) салганнар. Бу магазиннар ул вакыттагы патша хөкүмәте чиновнигы һәм авыл старостасы, земский начальник һәм волость старшинасы күзәтүендә алып барылган. Иген салымы салмыйча карышкан кешене көчләп салдыртканнар. Бу магазиннарның даими каравылчысы агач аяклы Шаммасов Сәгъди бабай булган. Иген чәчә алмаган фәкъыйрьләргә ел саен ачлык елны азмы-күпме ярдәм бирелгән. 1917 елны зур пожар вакытында бу магазиннар янып, көл булып, урыннары чүплеккә әйләнде. Революция булгач хатын-кызлардан беренче язучы булып мәйданга чыккач, Һәдия Дәүләтшинаның 1905 елдан алып 1920 елга тиклем булган дәверне эченә алган "Ыргыз” исемендәге романы басылып чыкты. Авылның көнчыгышында агачлар эчендә "Уртак бүләк”, "Солдат базы”, "Кантон чабыны” дигән җирләр бар. Шул ук якта "Рудник басуы” бар. Бу "Рудник басуы” элек Чебенле авылы җире булып, шул авылда яшәүче Тумай кантон биләгәнлектән "Кантон чабыны” дип аталган. Пугачев сугышы чорында үлгән солдатларның каберлеге булганлыктан бу түбәгә "Солдат базы” дип исем биргәннәр. Революциягә чаклы бу "Рудник басуы” арендага алынып, хак түләп иген чәчкәннәр. Бу басу тирәли агачлык, ялан, түбә, ышыклар булып, туфрагы уңдырышлы булып, һәр елны зур уңыш биреп килә. 1921 нче елгы ачлыкта бу басуга ашлык чәчкән кешеләр ачлыкның нәрсә икәнен белмәделәр. Бүтән басудагы игенчеләр алабута ашап, ач үлем тырнагы астында калдылар. Элек бу җирләрдә бакыр рудасы табылып, шул заманның капиталистлары бакыр чыгарып маташкан. Бу вакытта бакыр бик кадерле, кыйммәтле хәзинә, җир байлыгы булып, патша хөкүмәтенә зур доход китергән. Мәндән бабайлар шунда чыгарылган бакырны бакыр заводларына (бабайлар хәбәренә караганда Уфага) ат белән ташыганнар. Ул вакытта тимер юл булмаган. Бу юл (Себер тимер юлы) 1888 – 1889 нчы елларда гына эшләнеп беткән. 1928 нче елда бу басуга авылның яшь көчләре 21 хуҗалыктан торган торган поселок төзеп утырдылар. Поселокка "Бакыртау” дип исем биргәннәр. Араларында укымышлы, аңлы егетләр бар. Әлбәттә, боларның хуҗалыкларын яңа фәнни нигезгә корып, артель белән игенчелек эшенә тотынулары күз алдында тотыла.

 IV

Гражданнар сугышы. Гражданнар сугышы турында 1919 нчы елгы истәлек дәфтәрендә берничә юлдан торган мәгълүматлар бар. Бу сугышның тарихи яктан әһәмиятле, авылга бәйләнешле булганлыктан монда язып китүне тиешле таптым. 1919 нчы ел 22 март. Сугыш астында калу. Кызыл Армия Уфа яныннан чигенеп килә. Бүген авылыбыз фронт хәленә кереп, көндез сәгать берләрдә ике як арасында сугыш башланып, 2 сәгать атышканнан соң кызыллар Аксеново станциясенә, беразы Васильевкага киттеләр. Аклар авылга кереп кызылларны 1-2 сәгать күзәтеп тордылар. Соңыннан аклар Югары Әврезгә кире киттеләр. Акларның солдатлары арасында әләм-сәләм шинельлеләре дә булып, бер аякларында киез итек, бер аякларында чабата, кайсыларында итек, кайсыларында ботинка, кайберләре бөтенләй яланаяклы иде. Кызылларның бер пулеметчысы үлде, бер әсир, бер иярле ат калды. Акларның 17 солдаты яраланып, байтагы үлгәне беленде. Авыл халкына 2 сыердан башка зыян килмәде. 29 нчы март. Бүген ак солдатлар Әврез, Әлшәйдән килеп төркем-төркем булып өзлексез Дим буена үтәләр. Мине һәм берничә кешене ат җиктереп олауга алып киттеләр. Алдар авылында 1 кич кунгач безне Никифар авылына алып киттеләр. Гәйнә, Мәләвезтамак авыллары тирәсендә ике арада сугыш башланып, туп, пулемет тавышларыннан бөтен Дим буе яңгырап торды. Никифарда бер көн торганнан соң, комендант безне Никифар олаучылары белән алыштырып, кайтарып җибәрде. Без Зәүәк, Аю төбәге кырларыннан урап кайттык. Без кайтканда авылда аклар юк иде инде. Яз җитеп, апрель башларында кар эреп, юллар бозылу сәбәпле, фронт тынып торды. Кызыл Армия Идел – Киниль фронтында ныгып урнаштылар. Ак Армия алга барудан туктады. Сугыш май аена тиклем тукталып калды. Бу исә вак елгалар ташуыннан, бигрәк тә Волга шикелле елгалар аша чыгып булмаганлыктан булса, икенчедән крестьяннарга чәчү өчен мөмкинлек бирү иде. Май башында аклар чигенә башладылар. Икенче мәртәбә сугыш астында калу. Май урталарында авыл кораллы солдатлары белән тулды. Авыл янында окоплар казылды, туплар, пулеметлар куелды. Ак солдатлар авылга таралып, ашарга май, күкәй, ит, икмәк җыеп йөрделәр. 11 нче май. Бүген авыл аша туплар белән атыш булды. Тирә-якта да атыш тавышлары ишетелгәләде. 13 нче май. Бүген авыл аша бик көчле атыш булды. Ике як туп, винтовка, пулеметлар белән 4 сәгать сугыштылар. Кичке сәгать 8-ләрдә кызыл армия акларны авылдан куып чыгарды. Кызыллардан 11 яралы, 2 үлек булып, акларның күп солдатлары үзләре теләп пленда калдылар. Үзләренең погоннарын үзләре өзгәләп ташладылар. Үлгәннәр бик күп булды. Авылда тик 1 өй белән 1 мунча янды. Авыл халкы сугыш вакытында карбазларга, таш амбарларга качып тордылар. Аклар белән олауга киткән кешеләр ай ярым йөреп, чак тере калып кайтып керделәр. Шатлыклы хәбәр (телеграмма). 9 нчы июнь. Уфа шәһәре Кызыл Армия тарафыннан алынды. Яшәсен Кызыл Армия! Яшәсен даһи Ленин бабай!  

V

Авылда уку-укыту хәле ничек булган. Картлар сөйләвенчә, авылда хәзерге шикелле мәктәпләр, ачык тәртипле рәвештә укулар булмаган. Әле без белгәндә дә авылда укый-яза белүчеләр бик сирәк. Үзенең фамилиясен яза белүчеләр юк. Документ яки эш кәгазенә кул куйганда тамга ясап куялар. Үзенең нәсел-ыруына нинди тамга булган, шул нәсел кешеләре үзенең нәсел тамгасын куя иде. Мәсәлән: Хәмит җыенының тамгасы , Зөлкальнәй җыенының тамгасы тамгасы булган. Авылда уку эше XVII гасырда башланып өйләрдә абыстайлар ир һәм кыз балаларны җыеп, әлифә һәм иман шарты дигән дини китаплар укытканнар. Язарга өйрәтмәгәннәр, чөнки үзләре дә яза белмәгәннәр. Моннан соңрак Габделгалим, моның улы Габделҗәмил дигән кешеләр үз өйләрендә укытканнар. 1870 нче елда Стәрлебаш районында укып кайткан Имам Зинатулла улы, Нәбиулла улы Стәрлетамак сәүдәгәре Габдулла Үтәмшевнең ярдәме белән карагайдан куш мәктәп бинасы салып шул замандагы тәртипләр белән укыта башлаган. Тирә-як Слак, Әврез, Вәсели авылларыннан килеп укучылар шактый күп булган. Әле дә исән булган авылның иң карт кешесе (97 яшендә) Чираҗетдин бабай Гилязов шул мәктәптә укыган кешедер. Моннан соң 1905 нче елгы рус революциясеннән соң патша Николай II тарафыннан игълан ителгән 17 октябрь манифестыннан соң "Ысул җәдит” мәктәпләре ачылып яңача укулар башланды. Безнең авылда да яңача укулар авыл сатучысы Әхмәдулла Вәлиуллин, Зинатулла Набиуллин, Фәйзулла Мохтаров (хәзер Бакыртауда яши) лар укытучы булып билгеләнделәр. Аларга ай саен бала башына 1 сум жалованье акчасы бала аталарыннан җыеп алына иде. Бу акчаны да кайбер бала аталары бирмиләр (ә, сезгә акча кирәк булса, чуен юлына кар көрәргә барыгыз дип), талашалар иде. Мәктәпне һәрбер бала чиратлап җылыта, яктырту өчен керосинны кешеләр ярдәм итеп бирәләр иде. Шул ук елны хатын-кызларны да Уфадан мөгаллимәләр китереп жалованье белән укыта башладылар. 1920 елда иске дини мәктәпләр бетеп совет фәнни мәктәпләре ачылып Гайниамак Гулкум мәгариф бүлекчәсе тарафыннан укытучылар билгеләнде. Совет мәктәбенең беренче укытучысы Бәләбәйдә укып кайткан Гариф Валиахметовтыр. 25 ел укытучылык хезмәтендә эшләп 70 яшендә (пенсиядә) 1960 нчы елны үлде. Үткән IV бүлектә әйткәнемчә, 1917 нче елгы пожарда ике мәктәп янганнан соң балаларны 2-3 урында, зур өйле кешеләрнең өйләре тартып алынып мәктәп итеп билгеләнде. 1927 нче елда сельсовет рәисе Миңлегали Садриевның тырышлыгы белән бояр Хрусталевның имениесыннан зур бина алынып борынгы урынга утыртылды (хәзерге учительская бинасы). 1930 нчы елда авылдан 2 зур йорт мәктәп өчен алынды. 1940 нчы елда Уфада яшәүче Зинатуллинның өен сельсовет өч мең сумга сатып алды. Бу юлларда күренүенчә, авылның гыйлем-мәгариф эшендәге барышлар һәм тырышлыклар бик катлаулы, авыр хәлдә барылган. Авыл халкы бу һөнәр эшенә һәвәсле булу урынына салкын караган. Урман, агач эчендә утырып та балаларын укыту өчен мәктәп төзеп бирү хәстәрен күрмәгәннәр. Мәндән авыл җәмәгатьчелегенең гыйлем-мәгариф юлына аяк басуларының, заманча прогрессив мәктәпләр төзеп уку-укыту эшенә керүләренең 90 еллык тарихы бар. Мәндән авылында мәктәпләр ачылып, гыйлем-мәгариф юлына аяк басуларына яңадан өч елдан 100 ел тула. Авыл яшьләре! 1970 нче елда Мәндән мәктәбенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итәргә онытмагыз!  

VI

Авылның революциядән соңгы хәле. 1914 елдан башлап 1917 елга тиклем сузылган империализм сугышыннан элек авылда 1300 кеше булган. Шушы сугышта һәм гражданнар сугышында, аннан соң тиф, холера чиреннән, 1921 нче елгы ачлык нәтиҗәсендә 300 ләп кеше үлгән. Кайсылары читкә таралганнар. Шул елларда авылда 285 хуҗалык булып унысы яңа җиргә күчеп киткән. 21 хуҗалык Бакыртауга киткән, 1921 нче елгы ачлык чорында 75 ләп хуҗалык тар-мар булып беткән. 53 хуҗалык колхозга кергән, калган хуҗалыклар читтә торып калган. Октябрь революциясе җиңгәннән соң совет власте төзелгәч авылда иске тәртипләр алышынып, патша чиновниклары (староста, урядник, старшина, десятниклар) урынына совет председателе восес, милиция, сельисполнитель исемнәре йөртелә башлады. Бу елларда совет власте органнары төзелеп, революция законы гамәлгәкуелды, һәрбер милләткә автономия бирелде, дини мәктәпләр урынына совет мәктәпләре ачылды, аларга волком мәгариф бүлеге тарафыннан укытучылар билгеләнде. 1925-1930 нчы еллар арасында Башкортостан 7 районга бүленде: Бәләбәй, Туксоран, Стәрлетамак, Кудәй, Тамьяк-Катай, Үсергән, Мәсгүть. Безнең авыл Бәләбәй районы карамагына калды. Моннан соң бу районнар бетерелеп Башкортостан 60 районга бүленде. Безнең авыл Миякәгә каратылды, соңыннан, Димнең бирге ягы, безнең авыл, Әлшәй районы карамагына калды.  

VII

Авылда колхоз оештырылу. 1930 нчы елда, март азагында Мәндән авылында колхоз оештырылып 53 хуҗалык ат, иген коралларын, чәчүлек җир, орлык-ашлыкларын гомумиләштереп яңа тормыш юлына аяк бастылар. Колхозга "Авангард” дип исем бирелде. 30 нчы мартта, хәзерге учительская бинасында колхозның беренче зур собраниесе үткәрелде. Бу җыелышка Бәләбәй районы Рәис Вәлиев, Слак волком рәисе Гыйлрахман Сәмигуллин, прокурор Кутушев, сельсовет председателе Миңлегали Садриевлар катнашты. Җыелышта колхозга кермәгән кешеләр колхозга кергәннәргә тавыш чыгарып, арткы бүлмәдә сугышып та алдылар. Җыелышны милиция вәкилләре көч-хәл белән тынычландырдылар. Колхоз рәисе итеп Миргали Муллагалиев, бригадирлар итеп Насһи Гимаев, Халит Хайбрахманов, секретарь Хәсән Мухтаров, завхоз Җарый Хайбрахмановлар билгеләнде. Собраниедән соң 6 кулак һәм аларның иярчене Гәрәй Дәүләткилдиев кулга алынып Бәләбәйгә озатылдылар. 1930 нчы елда колхоз төзелгәч, "Кызыл Маяк” исемле стенгазета чыгарыла башлады. Менә шул газетада минем тарафтан "Авангард” колхозы ничек төзелде?” дигән мәкалә урнаштырылды. Менә бу мәкалә: "Слак волосте Мәндән авылы күләмендә "Авангард” колхозының тарихын кыскача әйтеп китәргә булдым. 1930 нчы елда Мәндән авылы Дим буенда оештырылган "гигант колхоз”га кергән иде. 22 мартта авыл халкы сельсоветтан башка җыелыш ясап, гиганттан чыгарга карар бирәләр һәм җыелышның протоколларын район башкармасына җибәрәләр. Башкарма протоколларны расламагач, Дәүләт Килдиев дигән кешене вәкил итеп Бәләбәйгә җибәрәләр. Ул Бәләбәйдән кайтып, расходка дип халыктан акча җыя һәм без колхоздан чыктык дигән 150 кешенең имзасы куелган гаризаны алып районбашкармага барып биреп кайта. Кайткач, "гаризаны алып калдылар, безнеке дөнья!” дип мактанып йөри. "Газеталарны халыкка яңгылыш аңлатканнар. Колхозга көчләп кертәләр икән! Сталин: "Мин колхозга керергә кыстамыйм!” – дигән, имеш. Дини хатын-кызлар урамнарда колхоз турында провокация тараталар: имеш, колхозда бер табактан ашыйлар, хатыннар-ирләр 70 аршинлы юрган астында яталар, анда көндез дә, төнлә дә эшлиләр икән, көмеш тәңкәләрне, беләзекләрне җыеп трактор алалар икән һ.б. икенче көнне хатын-кызлар тәңкәләрен, муенсаларын алып каядыр Әлшәйдә алыштырырга ашыгалар. Шул ук көнне Чуракай авылыннан бодай орлыгы алырга килгән 20-ләп олауны хатыннар куып кайтаралар, шуннан соң милиция килеп, селфунт бодаен төятеп, җиктереп Чуракайга иттерәләр. Сельсовет председателе Садриев, секретарь Мухтаровлар яшеренергә мәҗбүр булалар. Колхоз хәрәкәтендә катнашкан актив коммунистларны кыйнарга котыртып, кулаклар бер очтан икенче очка чабалар. Кайбер волость башкарма вәкиле Хәйрислам Әминев, Ниса Шәвәлиева, Фәйдуллин Шәрифулланы үтерергә взгъдә итәләр. Алар яшеренергә мәҗбүр булалар. Колхоз дошманнары урамга чыгып: "Көнегез беттеме, байларның май-оннарын бүлешеп ашадыгыз! Мылтык җыйдыгыз! Бетсен колхоз!” – дип кычкыралар. Урамда һәр көнне талаш-сүгенү яңгырап, авыл 15 көн буена сыйнфый дошман каһәре астында яшәде. Менә шулай колхоз бик ансат кына төзелмәде! Чынлап та, искелек традицияләрен нык саклаган, дин сазлыгына баткан бер авыл да шундый каршылыклар килеп чыгу бик табигый. Яңа "Авангард” колхозы батраклардан тора, 53 йорт хуҗалыгын эченә алган 1930 нчы елның 25 нче мартында оештырылды. Колхоз яңа туган бала шикелле тиз генә аякка басып китәрме? Тирә-яктагы колхозларга "Авангард”лык итәрме? Боларын әлбиттә киләчәк күрсәтер!  

Поиск
Календарь
«  Июнь 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz